Перейти к содержимому
Максиметер

‎«Халкым мирасы» фольклор коллективлары бәйгесе октябрьның соңгы көннәрендә Балтач райо...

‎«Халкым мирасы» фольклор коллективлары бәйгесе октябрьның соңгы көннәрендә Балтач районы мәдәният йортлары арасында дүрт зонада гөрләп узды. Һәр зонада коллективлар төрле милләт вәкилләренең йөзен, гореф-гадәтләрен һәм җыр-моңга булган мәхәббәтләрен чагылдырган иң матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. ‎ ‎Ниһаять, бүген, күпсанлы тамашачылар һәм мәртәбәле жюри хөкеменә салынган иҗади сынауларның йомгаклау аккорды яңгырады. Балтач мәдәният үзәге залына иң яхшы, иң лаеклы дип табылган иҗат җимешләре җыелды. Сәхнәдә гореф-гадәтләрнең сихри көче, халкыбызның бай рухи мирасы һәм бүгенге буынның кабатланмас таланты кабат җанланды. Җыр-моңга, дәртле биюләргә һәм нәфис сүзгә чолганган чыгышлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. ‎ ‎Бәйге тәмам. Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе — җиңүчеләрне игълан итү һәм аларны зурлау вакыты! Һәрберсе кабатланмас талантка ия булган иҗат коллективлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнде. Бу бүләкләр — аларның күпьеллык фидакарь хезмәтенә, осталыгына һәм халкыбызның мәдәни мирасын саклауга керткән бәяләп бетергесез өлешенә югары бәя. ‎ ‎Котлыйбыз! Һәр чыгыш — милләтебезнең кабатланмас энҗе-мәрҗәне, аның мәңге сүнмәс рухи байлыгы!

303 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 347 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.