«Халкым мирасы» фольклор коллективлары бәйгесенең йомгаклау концерты дулкынландыргыч ми...
«Халкым мирасы» фольклор коллективлары бәйгесенең йомгаклау концерты дулкынландыргыч мизгелләр белән ачылды. Тантананың иң җитди мизгелләренең берсе — яу кырында батырларча һәлак булган райондашыбыз, рядовой Константин Евгеньевич Васильевның тол хатыны Олеся Олеговна Васильевага тормыш иптәшенең Батырлык орденын тапшыру булды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Олеся ханымга күркәм сабырлык теләп, иренең тиңсез каһарманлыгы мәңге онытылмас дип белдерде. Хезмәттәге уңышлары һәм җәмәгать тормышындагы актив эшчәнлекләре өчен бертөркем райондашларыбыз югары бүләкләргә лаек булдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: · Госман Гомәр улы Хәсәншин — Кариле авылында яшәүче хезмәт ветераны, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен. · Геннадий Васильевич Петров — «Дуслык» ҖЧҖнең баш зоотехнигы, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен. · Александр Самуилович Караваев — «Активист» АХҖКның баш ветеринария табибы, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде: · Ришат Ринат улы Рамазанов — «МДСУ-1» («1-нче районара юл төзү идарәсе») җәмгыятенең машинисты, күпьеллык намуслы хезмәте һәм юл төзелеше үсешенә керткән зур өлеше өчен. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде: · Рәис Мансур улы Садиков — Сосна авыл җирлеге ветераны, җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән зур өлеше өчен. Чын күңелдән лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз! Райондашларыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.