Перейти к содержимому
Максиметер

Баулы районында мәктәп юбилее булды

Баулы районында мәктәп юбилее булды   Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе кунаклар кабул итте. Биредә авыл мәктәбе тарихына 130 ел тулуга багышланган юбилей чарасы узды. Агымдагы уку елы Кызылъяр мәктәбе өчен бик үзенчәлекле: авылда белем учагы ачылуга – 130 ел, урта гомуми белем мәктәбе оешуга – 60 ел, мәктәпнең хәзерге бинасы кулланылышка тапшырылуга – 45 ел.   Юбилей чарасына күп кенә кунаклар килде – ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары, район җитәкчелеге. Аларны Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Аминова сәламләде. Тәбрикләү сүзләре белән Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Галина Ананьева чыгыш ясады.   Илмира Хөснуллина мәктәпкә җиһаз алырга сертификат тапшырды. Шулай ук ветеран укытучылар “Баулы районына – 95 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Хәзерге вакытта хезмәт куючы педагогларга да төрле дәрәҗәдәге грамоталар тапшырылды.   Бәйрәмнең алып баручылары, үзләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган Ленир Дәүләтшин белән Ләйсән Гамирова Кызылъярда белем йорты тарихын бәян иттеләр, ветеран укытучыларны җылы сүзләр белән искә алдылар.   Ветеран укытучылар элек эшләгән вакытлары турында сөйләделәр, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары мәктәп елларын хатирәләрендә яңарттылар. Истәлекләр һәм бүләкләүләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Юбилейның беренче өлешеннән соң, кунакларга мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Махсус әзерләнгән фотозонада фотога төшүчеләр дә күп булды.   Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

255 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

643 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.