📚📖 "Табигать балалары" түгәрәгенә авазлар һәм хәрефләр өйрәнергә килгән балаларның Әл... — 21 мая 2026 г. в 06:52:29.630
📚📖 "Табигать балалары" түгәрәгенә авазлар һәм хәрефләр өйрәнергә килгән балаларның Әлифба белән саубуллашу бәйрәме узды.🎈 Чара барышында балалар сорауларга җаваплар бирделәр, сүзләрдә югалган хәрефләрне таптылар, адашкан хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, шигырьләр сөйләделәр, аерым биюләр, җырлар башкардылар. Бәйрәм күңелле бию белән тәмамланды.🎉

