📜🪶 «Моңлы саз чыңнары» — 18 мая 2026 г. в 07:40:40.522
📜🪶 «Моңлы саз чыңнары» Иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар «Мәгариф» журналы тарафыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңае белән оештырылган «Моңлы саз чыңнары» конкурсының нәтиҗәләре ясалды. Конкурсның төп максаты – Тукай иҗатын һәм тормыш юлын яшь буынга җиткерү, популярлаштыру, шулай ук педагогларның иҗади потенциалын ачу иде. Конкурста укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Бәйгегә Балалар иҗат үзәгенең оригами түгәрәге укучылары да Г.Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше” әсәре буенча әзерләнгән иҗади эшләрен тәкъдим итте һәм “Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар” юнәлешендә 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре Солтанова Фирүзә Марсель кызы «Магариф» форумы кысаларында узачак бүләкләү чарасына чакырылды.🏆

