📚📖 23 нче апрель көнне район музей хезмәткәрләре белән берлектә Балалар иҗат үзәгенең — 23 апреля 2026 г. в 14:26:30.627
📚📖 23 нче апрель көнне район музей хезмәткәрләре белән берлектә Балалар иҗат үзәгенең «Күңелле инглиз теле» түгәрәгенә йөрүче балалар белән Габдулла Тукайга багышанган "Татар халкының сөекле шагыйре син, Тукай!” дип исемләнгән чара узды. 💫 Кичәбез түгәрәккә йөрүче укучылар белән Г. Тукайның әсәрләреннән алынган инглиз телендә “Кәҗә белән сарыкның дуслары" дип исемләнгән әкият күрсәтүдән башланды. Шулай ук балалар сөекле шагыйребезнең иҗатына багышланган бәйгеләрдә катнашып үзләренең сәләтләрен, шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Балалар яратып Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шигырь буенча рәсем ясадылар, мәкальләргә, табышмакларга, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Пантомима ярдәмендә Тукайның әкиятләрен сүзсез, хәрәкәтләр белән курсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кичәбез Г. Тукайның барыбызга да таныш булган, татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды!

