Шыгырданда яңа җитәкче❗️ — 9 июня 2026 г. в 02:54:40.060
Шыгырданда яңа җитәкче❗️ 📍Чуашстанның иң зур татар авылы Шыгырданда яңа җитәкче билгеләнде. Соңгы елларда Батыр муниципаль округы Шыгырдан территориаль бүлек җитәкчесе булып эшләгән Илнар Илгизәр улы Абейдуллин үз теләге белән эштән китте. 📍Бүген Шыгырдан территориаль бүлеге җитәкчесе итеп җиде елдан артык Шыгырдан авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән (2016–2023 еллар), тәҗрибәле җитәкче Минсур Харис улы Валитов билгеләнде. 📍Илнар Абейдуллин кыска вакыт эчендә Шыгырдан авылы өчен күп көч түкте. Депутатлар, авыл активистлары һәм иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бергә күп эшләр башкарылды: инициативалы бюджетлаштыру программасы ярдәмендә авыл урамнарында асфальт юллар салынды, икенче гомуми практика табибы бүлеге ачылды, ФОК төзелә. Илнар Илгизәр улына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. 📍Минсур Харис улына халык белән уртак тел табып, халкыбызның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртыр өчен барысын да эшләргә һәм уңышлар телибез!

