САБАН ТУЕ — 6 июня 2026 г. в 09:25:41.004
САБАН ТУЕ Сабан туе — хезмәт туе, Җыр-бию туе. Сабантуйны халык көтә Бездә ел буе. Әйдә, әйдә, Сабантуйга! Аркан тартабыз. Әйдә, әйдә, Сабантуйга! Чүлмәк ватабыз. Капчык киеп сикерүләр, Менү колгага. Ашык әйдә катнашырга - Бүләк отарга. Ат чабышы, капчык бәреш, Билбау көрәше. Әйдә, уйнат гармуныңны, Сабантуй дәшә. Матур киемнәрен киде Әби-бабайлар. Бәйрәмгә дип кайтып җитте Абый-апайлар. Һәр ел саен җыя безне Сабантуй шулай. Бу дөньяда иң шәп бәйрәм — Сабантуй бугай. ©БУЛАТ ИБРАҺИМ

