Хөрмәтле Әгъзәм Хәлимович! — 29 июня 2026 г. в 13:04:14.098
Хөрмәтле Әгъзәм Хәлимович! Сезгә Чувашия Республикасы делегациясе исеменнән Пенза өлкәсендә узган Бөтенроссия авыл Сабантуена сәфәрне оештырган өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бу чара безнең өчен онытылмаслык вакыйга булды. Сезнең тырышлыгыгыз белән без башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм татар халкының милли традицияләрен бергәләп бәйрәм итү мөмкинлеген алдык. Мондый очрашулар милли рухны ныгыта һәм безне берләштерә. Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар һәм иминлек телибез. Киләчәктә дә халкыбызның тарихын, телен һәм мәдәниятен саклау юлында зур казанышларга ирешүегезне теләп калабыз.

