Батыр муниципаль округының Шыгырдан авылында яшәүче Хәйбуллова Гөлсем Касыйм кызы 90 яш... — 29 июня 2026 г. в 08:40:11.890
Батыр муниципаль округының Шыгырдан авылында яшәүче Хәйбуллова Гөлсем Касыйм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында туган. Аның тормышы — хезмәт сөючәнлек, чиксез энергия һәм үз эшенә тугрылык үрнәге. Күп еллар туган колхозында эшли. Юбилярны Шыгырдан территориаль бүлеге җитәкчесе Вәлитов М.Х. һәм авыл мәдәният йорты мөдире Якушева М.Ш. котладылар. Аларга Батыр муниципаль округы башлыгының открыткасы, чәчәкләр, истәлекле һәм музыкаль бүләкләр тапшырдылар. 🌹Чуашстан татарлары милли -мәдәни берләшмәсе исеменнән Гөлсем Касыйм кызын чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, гаилә кайгыртуы һәм мәхәббәте телибез. Озын гомер насыйп булсын!

