Хөрмәтле Мансур Хаҗи улы ! — 29 июня 2026 г. в 06:24:20.448
Хөрмәтле Мансур Хаҗи улы ! Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу истәлекле көндә Чуашстан татарлары милли-иәдәни берләшмәсе исеменнән Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете һәм балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен тоеп, озак еллар шатланып яшәвегезне телибез. Сез 1941 елның 24 июнендә дөньяга килгәнсез. Тормышыгызны авыл клубында китапханәче булып эшләүдән башлап, халыкка мәдәният һәм белем нуры таратуда зур өлеш керткәнсез. Гомер юлдашыгыз Шәмсеҗиһан Расых кызы белән тату гомер итеп, дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәнсез. Бүгенге көндә сезнең 11 онык, 5 оныкчык (малай) һәм 4 оныкчыгыз (кыз) бар. Мансур Хаҗи улы, сез үзегезнең актив рухи тормышыгыз белән дә аерылып торасыз. Авылыгызның күрке булган яңа мәчет төзелешендә катнашып, изге гамәл кылдыгыз. 20 ел дәвамында мәчеттә мөәзин вазифасын намус белән башкардыгыз, дин юлындагы тугры хезмәтегез өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Алга таба да безне сөендереп, туганнарның җан җылысын тоеп, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын сезгә. Юбилеегыз котлы булсын!

