Кадерле ватандашлар, хөрмәтле туганнарыбыз! — 30 августа 2026 г. в 10:55:18.212
Кадерле ватандашлар, хөрмәтле туганнарыбыз! Бүген, 30 августта, бөтен Татарстан күкрәгендә шатлык Җыры яңгырый – бу безнең уртак бәйрәмебез, Республика көне! Чуашстан татарлары исеменнән сезне һәм барлык Татарстан халкын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Еракта яшәсәк тә, йөрәкләребез һәрвакыт Казан белән бергә тибә. Безнең өчен ул – Идел буе төрки дөньясының үзәге, рухи башкалабыз, ата-бабалар мирасының тере тарихы. Туган республикабыз гөрләп чәчәк атсын, икътисады ныгысын, мәдәнияты үссен! Без – бер тамыр, бер милләт. Бергә булганда гына көчлебез, бердәм булганда гына Җиңүләргә ирешәбез. Татарстанга иминлек, халкына бәхет, һәр йортка нур телибез! Яшәсен Татарстан! Яшәсен бердәм халкыбыз! ☀️

