Бүген күп еллар Чурачык, Чичкан, Шорт мәктәпләрендә укыткан мөхтәрәм ветеран укытучы Га...
Бүген күп еллар Чурачык, Чичкан, Шорт мәктәпләрендә укыткан мөхтәрәм ветеран укытучы Галиев Вазыйх Нигъмәтҗан улының 90 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Вазыйх абый! Сезне Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән 90 яшьлек олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Шул уңайдан күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез киң күңелле, олы җанлы кеше! Сезнең кылган гамәлләрегезне, башкарган эшләрегезне берни белән дә үлчәп булмый. Гаиләгезгә, бала-оныкларыгызга, туганнарыгызга мәрхәмәт һәм игелек кылып, күркәм гомер кичерәсез. Үткән гомерегезнең һәр мизгелен иң кадерле ядкәр итеп саклыйсыз, якын кешеләрегезгә тормыш авырлыкларын җиңәргә, җиңелмәскә, горур булырга өйрәттегез. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелегездән бүген дә изгелек, миһербанлык, нур бөркелеп тора. Киләчәктә дә бәла-казалар күрмичә, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, баларыгызның күңел җылысын тоеп, аларның игелеген күреп, сәламәтлектә-байлыкта, озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.