Ярдәм кирәк❗️
Ярдәм кирәк❗️ Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе җыем (сбор) игълан итә! Әссәләмуаләйкум, хөрмәтле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! Изге җомга көнебез мөбәрәк булсын! 21 октябрь төнендә янгын чыгып Канаш шәһәрендә яшәуче милләттәшебез Илһамия Бахалдинова(Тукай авылыннан мәрхум булган Батдин Мингазый абыйның хатыны) йорты(кухнясы, түбәсе), гаражлары янган, ә өйнең өчке өлеше зур зыян күргән. Ярый әле күршеләре кереп Илһамия апаны чыгарып элгерәннәр. Илһамия апа кышка каршы авыр хәлдә калган. Бүген мөселманнарның изге Җомга көнне ярдәмгә мохтаҗ булган Илһамия апага ярдәм итүегезне сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез. Кемнең мөмкинлеге бар, Аллаһ Раббыбыз ризалыгы өчен, кем күпме булдыра, хәлегездән килгәнчә, түбәндәге Ляйсан Рафиковна Р.(киленнәре) исеменә теркәлгән 89093009978 телефон номеры аша Сбербанк картасына күчерә аласыз. Акча күчергәндә :"Помощь погорельцам", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!