Әти... Бу сүздә күпме мәгънә! Ул — гаилә терәге, балалар өчен якты маяк һәм тормыш мәкт...
Әти... Бу сүздә күпме мәгънә! Ул — гаилә терәге, балалар өчен якты маяк һәм тормыш мәктәбе. 📚 Бүген без сезне, кадерле әтиләр, бәйрәмегез белән котлыйбыз! Әти мәхәббәтенең чиге юк. Ул көндәлек кайгыртуында һәм сиздерми генә ярдәм итүендә чагыла. Бүген һәр әти үз гаиләсенең лаеклы игътибарын һәм рәхмәтен алсын. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның игелеген күрергә язсын. Һәрвакыт шулай ук көчле, шат һәм бәхетле булып калыгыз! 🙏✨