🇷🇺 Геройлар — безнең янәшәдә!
🇷🇺 Геройлар — безнең янәшәдә! Бүген без якташыбыз – Батыр муниципаль округы Шыгырдан авылында туган Ранис Кардоновның батырлык тарихын сөйләргә телибез. Кечкенәдән үк ул көч һәм батырлык юлын сайлый. Туган авылы Шыгырданда көрәш белән шөгыльләнә башлый, яшүсмерләр арасында Россия чемпионы һәм дөнья чемпионатының бронза призеры була. Аннары Росгвардиянең махсус бүлекчәсендә хезмәт итә. 2021 елда Ранис контракт төзеп, Сириядә хәрби бурычларын үти. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул үз бүлекчәсе белән Харьков, Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Штурм отделениесенең өлкән пулеметчысы буларак, көн саен 50 килограммлы йөкләнеш – пулемет, боекомплект һәм бронезащита белән уннарча километр юл үтә. Аның отряды исәбендә дистәләгән азат ителгән торак пункт. Ранис җирле халыкның Россия хәрбиләрен шатланып каршы алуларын искә төшерә. 2024 елда Ранис өенә кайта. Батыр егет яңадан көрәшкә тотына – хәзер күнегүләр ясый һәм яңа ярышларга әзерләнә. Сугышчан юл аның характерын чыныктырган, ә спортка кайту рух көченең тыныч тормышта да кирәклеген күрсәтә. Ватанны саклауга баскан якташыбыз белән горурланабыз. Ул бүген дә үз эшенә тугры калып, алга бара.