Шигърият халыкларны берләштерә.
Шигърият халыкларны берләштерә. 📚 Урмай авыл китапханәсе укучылары Бөтенроссия «Дуслык утлары» («Костры дружбы») конкурсында катнашты. Конкурс Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Чувашия Республикасында халыклар дуслыгы елы уңаеннан үткәрелде. Оештыручылар – Чувашия Республикасы Мәдәният министрлыгының Милли китапханәсе, Чувашия Республикасы театр эшлеклеләре берлеге һәм Чувашия милли конгрессы каршындагы чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе. «Россия халыклары бердәмлеге һәм дуслыгы турында язучы әсәре (рус телендә)» номинациясендә Урмай урта мәктәбенең 5б сыйныф укучысы Адиева Азалия 3 нче урынны яулады. 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинов Йосыф катнашучы сертификаты алды. Бүләкләү тантанасыннан соң Чуаш радиосы эфирында шигырьләр яңгырады. Азалия керешне рус телендә Рәсүл Гамзатовның «Ләгънәт» шигырен укып ачты. Туган телдә әсәр укырга сорагач, ул Габдулла Тукайның «Милли моң» шигырен башкарды. Бу мизгел тапшыруның якты бизәге булды: бер эфирда дагестан һәм татар мәдәниятләре очрашты, ә шигърият кешеләрне берләштерүен күрсәтте.