Без Тукайлы халык» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!
Без Тукайлы халык» халыкара бәйгесенең җиңүчеләре билгеле! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган «Без Тукайлы халык» халыкара шигырь уку бәйгесен үткәрде. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша алды. Катнашучыларның яшенә чикләүләр куелмады. Төп шарт — Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку осталыгын күрсәтү һәм чыгышны видеога төшереп җибәрү иде. Катнашучыларга видеоларны үз төбәкләренең истәлекле урыннары яки Габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннар: шагыйрь һәйкәлләре, аның исемендәге урамнар, музейлар, парклар һәм скверлар фонында төшерергә тәкъдим ителде. Бәйгедә барлыгы 6227 катнашучы төркәлде. Бәйге халыкара дәрәҗәдә дә зур кызыксыну уятты. Чит илләрдән Әзербайҗан Республикасыннан, Төркиядән (Анкара һәм Искешәһәр шәһәрләре), Казахстаннан (Шымкент, Семей, Актүбә шәһәрләре), Үзбәкстаннан (Фирганә, Ташкент шәһәрләре), Болгариядән, Кыргызстаннан (Бишкәк шәһәре), Эстониядән (Маарду шәһәре), АКШтан (Нью-Йорк шәһәре) һәм Белоруссиядән (Минск шәһәре) эшләр кабул ителде. Россия төбәкләреннән катнашучыларның географиясе дә киң булды. Бәйгедә Татарстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Пермь крае, Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чиләбе, Красноярск, Киров, Курган, Кемерово, Свердловск һәм Пенза өлкәләре, Луганск Халык Республикасы, Ростов өлкәсе, Южно-Сахалинск һәм башка төбәкләр вәкилләре катнашты. «Башлангыч сыйныф укучылары» номинациясендә Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Камалетдинов Рәсил (җитәкчесе Шәйдуллина Чулпан Камил кызы) 1 нче урынны яулады. Рәсилне һәм җитәксесе Чулпан Камил кызын котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар, җиңүләр телибез.