Бөтендөнья татар конгрессы "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Бөтендөнья татар конгрессы "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Марс Тукаев, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбанова һәм "ШАЯН ТВ" телеканалы директоры Рамилә Сәхәбетдинова тапшырды. Тантананы Гөлназ Шәйхи алып барды. Җиңүчеләрне котларга Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина, җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, Инсаф Бәдретдинов та килгән иде. Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүчеләр катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән дә күпсанлы иҗади эшләр килде: Киров, Ульяновск, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Пенза, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан, Чувашия һәм Удмуртия республикаларыннан катнашучылар бар иде. Иҗади эшләр 2026 елның 11 сентябреннән 4 октябренә кадәр кабул ителде. Бәйгенең төп максаты — җәмгыятьтә укытучы һөнәренең абруен күтәрү, татар теле һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән мөгаллимнәрне ачыклау һәм аларның хезмәтен хөрмәтләү. Җиңүчеләр арасында Батыр муниципаль округы Кызыл Камыш авылы кызы Иркә Масяева булуы безнең өчен зур шатлык. Иркә Чуаш дәүләт педагогик университетының 2 курс студенты. Иркәнең язмасы — укытучысы Әнвәр Зәки улы Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Масяева Гөлнара Максут кызы турында. 💐Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Иркә Мөкәтдәс кызын котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм яңа иҗади уңышлар телибез.