- Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме? — 10 июля 2026 г. в 15:30:03.271
- Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме? – Мәчеткә кергәнсең икән, анда мәчет намазы укып чыгу сөннәт. Сез кергәндә, әйтик, өйлә намазы җиткән икән, шуны укыйсыз, бу шулай ук мәчет намазыннан китә. – Намаздагы сүрәнең берәр хәрефен дөрес итеп ятламыйча, тел бер күнегеп китеп, ул гел шулай әйтелсә нишләргә? – Кеше аны төзәтергә тырышырга тиеш. Ләкин ул хата ике төрле булырга мөмкин: мәгънәне үзгәртә яки үзгәртми торган. Соңгысы булса, куркыныч түгел. Мәгънәне үзгәртә торган булса, төзәтергә ашыгырга кирәк. Ятлаган сүрәләрне берәр остазга укып күрсәтергә оялмагыз. Минем ятлаганым дөрес түгел дип, намазны калдырырга ярамый. – Намазыңнан канәгать калмасаң, аны кабат укырга буламы? – Намазга зыян китерерлек кимчелек булмаса, күңелгә ошамады дип кенә, кабат укымыйлар. Әгәр дә намазга зыян килерлек сәбәпләр булса, аны диндә мәкрух гамәлләр диләр, кире уку киңәш ителә. – Намазны хушугъ белән укырга кирәк, диләр. Хушугъ сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз әле. – Аллаһы Тәгалә: «Намазларында хушугълыкны саклаучы мөэминнәр, чыннан да, уңышка иреште» (Мөэминун: 1-2), – ди. Гарәп телендә «хушугъ» ул «түбәнчелек күрсәтү», «буйсыну» дигән мәгънәне бирә. Димәк, намазны без Аллаһка түбәнчелек күрсәтеп, бөтен күңелебезне биреп, үзебезне Аның каршында басып торган кебек хис итеп укырга тиеш. – Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга? – Намазның фарызларын укысаң, Аллаһның әмерен үтәдең, намазың намаздан китте дигән сүз. Әмма күңелең белән намазда булмасаң, аның савабы аз була. Намазны ашыкмыйча җиренә җиткереп һәм сөннәтләрен дә укысаң, сиңа савабы күбрәк языла. Тәсбих тә тартсаң, зекер дә әйтсәң, савапны тагын да артыграк аласың. Өстеңнән намаз уку бурычын гына төшермисең, зур бер багаж савап та аласың. Кыямәт көнендә килер ди фарыз намазлар һәм алар булыр ди тишекле-тишекле. Аллаһы Тәгалә шунда, башка саваплы гамәлләре бармы, дип сорар. Нәфел намазлар, сәдакаларың шул тишекләрне каплый. Сүз уңаеннан, сөннәт намазларын һичшиксез укырга кирәклеген дә әйтергә кирәк. Аларны калдырырга гадәтләнмәгез, кайбер галимнәр: «Гөнаһлы булырсыз», – дип тә кисәтә. – Намаз уку теләге булып, сүрәләрне яттан белмәсәң, кулыңа китап тотып укудан зыян юкмы? – Иң мөһиме: укысын гына, ләкин шул ук вакытта догаларны яттан өйрәнергә тырышсын. – Ир белән хатын өйдә намазны бер вакытта яки бергә укымасалар ярыймы? – Бу мәҗбүри түгел, әмма бергә укысалар, җәмәгать белән укыган кебек була һәм аның савабы 27 тапкырга күбрәк. – Баланы намазга ничә яшьтән бастырырга? – Җиде яшьтән. Уң белән сулны аера, 20гә кадәр саный башлагач өйрәтә башларга кирәк. Җиде яшьтән укымаса, гөнаһы әти-әнигә була. – Тәсбих тарту урынына зекерне кул бармаклары белән әйтү саваплырак, имеш. – Пәйгамбәребез, кыямәт көнендә бармакларыгыз намаз укуыгызга шаһитлык кылырлар, диде. Әмма ялгышудан курыксагыз, тәсбих тартыгыз. Меңәр тапкыр зекер әйткәндә дә, тәсбих җайлырак. – Бай булу өчен, иртән тәсбих догасын укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога? – Пәйгамбәрдән андый хәбәр килә дип белмим. «Сүбханәллаһи вә бихәмдиһи, сүбханәллаһил-газыйм» фазыйләте турында аның үлчәүдә бик авыр, телдә бик җиңел дигән сүзләре бар. Аллаһны искә алган кешегә Ул бәрәкәтен бирә, ләкин аны махсус иртәнге намаз алдыннан әйтү мәҗбүри түгел. Дилбәр Гарифуллина

