САВАП БЕЛӘН ГӨНАҺНЫ ФӘРЕШТӘЛӘР НИЧЕК ЯЗАЛАР? — 16 августа 2026 г. в 03:11:00.898
САВАП БЕЛӘН ГӨНАҺНЫ ФӘРЕШТӘЛӘР НИЧЕК ЯЗАЛАР? Кодси хәдистә безгә болай сөйләнелә: "Аллаһы Тәгалә үзенең фәршетәләренә мондый әмерен биргән: - Әгәр минем колым (кеше) начарлык кыларга теләсә (ачуы чыгыпмы, көнчелектәнме, яки башка берәр сәбәп беләнме), ул бу яманлыкны башкарганчыга кадәр аңа гөнаһ язмагыз (бәлки ачуы суынгач, акылга утырып мондый бозык эшне ул эшләмәс). Әгәр кылды икән гөнаһын (фактта да начарлыгын эшләп) - ничек бар шулай языгыз (арттырмыйча аның җәзасын). Әгәр ул бу яманлыкны эшләүдән башын тартып (үзен хатасын аңлап) аны башкармаса - аңа бер изгелек языгыз (савабын бирегез, чөнки ул үз-үзен җиңә алды). Әгәр ул яхшылык эшләргә уйлады икән, әмма аның килеп чыкмаса (төрле сәбәпләр белән) - аңа барыбер бер изгелек языгыз. Әгәр шул яхшы эшен башкара алды икән (үз-үзен яхшылыкка этәреп, җәмгыять өчен файдалы зат булып) - аңа 10-ннан башлап 700-гә кадәр (гадәттәгечәдән арттырып) изгелек языгыз". (Бохари риваяте) Хәбир хәзрәт Ханов

