Перейти к содержимому
Максиметер

Нуретдин Нәҗмиев:”Улыбызны уйламаган көн юк”

Нуретдин Нәҗмиев:”Улыбызны уйламаган көн юк” Олпат, хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрындаТатарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка күптән түгел 80 яшь тулды. -Нуретдин абый, спектакль вакытында нинди көтелмәгән хәлләр булганы бар? — Моннан 10 еллар элек бер үзенчәлекле хәл булды. Шимбә көн. Өйдә. Кунаклар килгән, иркенләп утырабыз. Берзаман театрдан шалтыраталар: “Нуретдин абый, бүген “Гөлшаян” спектакле икәнен онытмагансыздыр бит”, диләр. Мин сәхнәгә беренче булып чыгам. Спектакль башланырга 15 минут калган. Ничек чыгып чапканымны хәтерләмим дә. Беркайчан соңга калганым юк иде. Тукталышта бер кара машина тора. Кердем дә утырдым. Шоферы татар егете булып чыкты. Гаҗәпләнеп карап тора. “Бабай, нишлисез сез? ди . “Улым, мин артист, зинһар спектакльгә өлгерт”, — дип хәлемне аңлаттым. Әллә җирдән, әллә күктән барды ул. Күз ачып йомганчы театрда идем. Үзем белән акчам да юк җитмәсә. “Спектакльгә чакырырсыз бер”, дип китеп барды. Шундый игелекле кешеләр булуы сөендерә. — Йөрәк ярагызга кагылам инде, улыгыз Салават 7 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Төшегезгә еш керәме? — Улыбыз кечкенәдән бик шук, шаян, талантлы иде. 5 яшендә Әлифбаны укып бетерде. Артист булам диде. 4 яшеннән үзе теләп сәхнәгә чыкты. 1979 елда Чиләбе якларына гастрольгә киттек. Радиация зонасында булган Чибәркүл районындагы сөтне эчәргә дә, җиләк-җимешне дә ашарга ярамый икән. Без бу хакта уйламадык та. Улым рәхәтләнеп җиләк ашаган. Берничә көннән улыбызның башы әйләнә башлады. Табиблар тамагында шеш таптылар. Кызганыч, улыбыз терелә алмады. 7яшендә мәңгелеккә китеп барды. Хәзер аңа 51 яшь тулган булыр иде. Кечкенәдән елаганны яратмады. Әнисенең дә төшенә “еламагыз” дип кергән иде берсендә. Элек ул яраткан “Әкият” кафесына барып аны искә алып кайта идек. Хәзер күбрәк өйдә аның рухына багышлап Коръән укытабыз, дога кылабыз. Улыбызны уйламаган көн юк. — 80 яшьтә дә шундый дәртле, тормыш сөючән булып калуның сере нидә, Нуретдин абый? — Яшем турында уйларга тырышмыйм. 80 яшемә җитә алуыма Аллаһыма зур рәхмәтлемен. Шушы яшьтә дә сәхнәгә чыга алу бәхет инде ул. Быел сезонны исән-сау япсам, башка уйнамам дип тә уйлыйм. Хатыным Санияләр авылында Чәчәкледә бик матур йортыбыз, мунчабыз бар. Җәе буе шунда торабыз. Авылда китапханәдән төшмим инде мин. Китап укыйм. Җәяү йөрергә яратам. Әле менә бүген дә 4483 адым ясаганмын, адымнарны саный торган фитнес сәгатем бар. Кайсы көнне 10 мең адым да йөрим. Янәшәдә парк, күгәрченнәр ашатам. Аллаһы биргән гомерне файдалы, мәгънәле итеп уздырырга язсын иде. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.

887 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

703 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.