Йоклар алдыннан ашарга ярыймы?
Йоклар алдыннан ашарга ярыймы? -“Тулы карынга йоклау күңелнең катылануына, кансызлануына китерә”, – дигән хәдис нәрсәне аңлата? Казан, Салих. Сорауга Казандагы “Гаилә” мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә: – Динебездә бар нәрсә дә файдалы. Йоклар алдыннан ашау дин буенча да, медицинада да киңәш ителми. Гомумән, дин буенча чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Мәсәлән, Рәсүлебез (с.г.в) еш ураза тота иде, ахшам намазыннан соң, кояш баегач ашый иде. Аннары ястү намазына кадәр эшли, шуннан соң йокларга ята иде, диелә. Йоклар алдыннан ул ашамаган. Көндез ашаганда да хәдисләрдә ашказанын өчкә бүләргә кушыла: берсе ашка, икенчесе суга булсын, өченчесе һавага калсын, диелә.
Канал в каталоге Максиметера
702 подписчиков · Еда и рецепты