✅1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне — 1 июля 2026 г. в 06:58:30.213
✅1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне Алар һәрчак безнең күңелләрдә 1 июльдә Русиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.✨ 2009 елдан башлап әлеге бәйрәм “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне” дип атала. Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу Русия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне. Бу көн – үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән русиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы. 🙏Истәлекле көн хөрмәтенә район үзәгендәге Җиңү паркында мәңгелек утка🔥 һәм махсус хәрби операциядә, локаль бәрелешләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салынды. Лиана Ханмурзина

