Баклажаннан ЛЕЧО
Баклажаннан ЛЕЧО Кирәк: 1 кило баклажан, 1,5 кило помидор, 1 кило татлы борыч, ярты кило башлы суган, 300 грамм кишер, 1 баш сарымсак, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, әче борычның яртысы, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, ¼ стакан аш серкәсе (9 процентлы). ♨Барлык яшелчәне юабыз. Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Баклажанны – озынча калынрак (1,5–2 см) кисәкләргә, татлы борычны – озынча юкарак итеп, суганны – шакмаклап, кишерне – 0,5 см калынлыкта боҗралап, әче борычны ваклап турыйбыз. Барысын да кәстрүлгә тутырабыз. Тоз, шикәр комы, төелгән кара борыч, үсемлек мае өстәп болгатабыз һәм утка куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып һәм әледән-әле болгатып, сүрән утта 45 минут пешерәбез. Әзер булыр алдыннан сарымсак (ваклап) һәм серкә өстибез. Лечоны банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Сания Гарипова рецепты