Ратмир Фаот улы Камилҗанов истәлегенә
Ратмир Фаот улы Камилҗанов истәлегенә 💥💥💥 7 октябрьдә хөрмәтле якташыбыз, Башкортстанның атказанган укытучысы Ратмир Фаот улы Камилҗановка 66 яшь тулган булыр иде. Ул мәңгегә безнең күңелләрдә гаять киң күңелле һәм тугры педагог, акыллы остаз һәм илһамландыручы буларак истә калды. Аның якты истәлегенә Чакмагыш гимназиясенең «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә 6-7 сыйныф укучылары арасында шахмат турниры узды. ✅Гимназиядә оештырыла торган мондый турнирлар Ратмир Фаот улы турындагы якты истәлекне сакларга мөмкинлек бирә торган күркәм традициягә әверелде. 🎊🎊Шахмат – ул чыдамлык һәм стратегик фикерләүне таләп итә торган интеллектуаль уен. Киеренке партияләр нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 👧кызлар арасында 🥇1нче урын –Азалия Әхмәтова; 🥈2нче урын –Нурия Шәймөхәммәтова; 🥉3нче урын –Сабина Кашапова. 🧑Егетләр арасында; 🥇 1нче урын –Тимур Кунафин; 🥈2нче урын –Әскар Әхкамов; 🥉3нче урын – Артем Хәбиров. 💐🎉🎁Балаларны лаеклы уеннары белән котлыйбыз. 💕