Бүген Күлле Киме авылында гомер итүче, гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган Илсия... — 18 сентября 2026 г. в 16:04:47.952
Бүген Күлле Киме авылында гомер итүче, гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган Илсия Сабированы 90 яшьлек юбилее белән котладык. Илсия апа Сабирова озак еллар Күлле Киме авыл больницасында баш табиб булып эшләгән. Үзе әйткәнчә, 40 ел гомере авыл больницасы белән бәйле. Ул шәфкать туташлары белән бергә педиатр, терапевт, хирург, теш табибы һәм гинеколог вазифаларын да башкарган. Илсия Сабирова Күлле Киме авылының иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Ул матурлыкка мөкиббән булуы белән дә аерылып тора — аның бакчасы җәй айларында шау чәчәккә күмелә.