Олы Мәңгәр авылы егете, Сабиров Ильмир Айдар улы махсус хәрби операциядән кыска вакытка... — 18 сентября 2026 г. в 07:53:24.207
Олы Мәңгәр авылы егете, Сабиров Ильмир Айдар улы махсус хәрби операциядән кыска вакытка ялга кайтты. Ул бүгенге көндә читтә, авыр шартларда илебезнең тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын саклап, хәрби бурычын намуслы үти. Ялда булуына, якыннары белән күрешергә, туган якларының һавасын суларга вакыт бирелсә дә, Ильмир үзенең иң мөһим гражданлык бурычын онытмады. Ул махсус сайлау участогына килеп, туган районының һәм илебезнең киләчәге өчен тавыш бирде. Бу гамәле – Ватанга булган чиксез мәхәббәтнең һәм ил язмышына битараф булмауның ачык күрсәткече. Ильмир Айдар улына һәм бүгенге көндә Ватан алдындагы бурычын үтәп йөрүче барлык районыбыз егетләренә чиксез рәхмәт белдерәм! Сезнең батырлыгыгыз, фидакарьлегегез алдында баш иябез. Без сезнең белән горурланабыз!