«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык мәктәпләр Иминлек ... — 8 сентября 2026 г. в 14:51:38.767
«Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык мәктәпләр Иминлек һә Ватанны саклау нигезләре һәм Технология кабинетлары өчен заманча җиһазлар комплекты белән тәэмин ителде. Кабинетларның матди-техник базасын яңарту гамәли юнәлешле белем бирү мохитен тудыруга юнәлдерелгән. Яңа җиһазлар укучыларга гамәли күнекмәләр алырга, аерым алганда, беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итү алгоритмнарын үзләштерү һәм башлангыч хәрби әзерлек нигезләрен камилләштерү мөмкинлеген бирә. Мондый заманча белем бирү мәйданчыгы укучыларга икътисад һәм куркынычсызлык өлкәләрендәге актуаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Бу исә милли проектның төп максатларына тулысынча туры килә.