Яңа уку елына әзерлек эшләре кызганнан кызып бара. Безнең бурыч – балаларның белем алуы... — 20 августа 2026 г. в 16:43:45.586
Яңа уку елына әзерлек эшләре кызганнан кызып бара. Безнең бурыч – балаларның белем алуы өчен барлык шартларны тудыру. Олы Әтнә урта мәктәбендә барлык эшләр дә график буенча бара. Бу эштә мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Гатауллин Шамил Мәсһүт улы зур тырышлык куя. Аның җитәкчелегендә ремонт, җиһазландыру, мәктәп территориясен төзекләндерү эшләре башкарыла. Шамил Мәсһүт улы – үз эшенең остасы, теләсә нинди хуҗалык мәсьәләсен уңышлы хәл итә. Әзерлек эшләрендә барлык мәктәпләрнең янгын куркынычсызлыгы, санитария таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирәбез.