Бүген, 25 сентябрь көнне, районның хөрмәтле аксакалы Ибраһимов Хабил Газизович үзенең 9... — 25 сентября 2026 г. в 08:42:40.028
Бүген, 25 сентябрь көнне, районның хөрмәтле аксакалы Ибраһимов Хабил Газизович үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Шундый матур дата уңаеннан мин Олы Мәңгәр авылына юл тоттым. Хабил әфәнде 1936 елның 25 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алганнан соң, ул күмәк хуҗалыкта атлар карауда хезмәт юлын башлый. Ул – сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, фидакарь буын вәкиле. Тормыш иптәше Сәвия ханым белән икесе дә тырыш хезмәтләре өчен "Атказанган колхозчы" дигән мактаулы исемгә лаек булганнар. Алар – чын Хезмәт ветераннары! 🌾 Бүгенге көндә Хабил әфәнде килене Гөлнур, улы Илһам гаиләсендә, оныклары һәм оныкчыклары әйләнешендә бик матур гомер кичерә. Очрашуда юбиляр үзе белән бик тә мәгънәле сүзләр уртаклашты: 💬 "Эш кешене кеше итә. Ял да ал да белмәдек. Шуның әҗерен бүгенге көндә тоеп, туар һәр таңга куанып, газиз якыннарым янәшәсендә рәхәт гомер кичерәм", – ди ул. Бу сүзләр һәрбер яшь буынга үрнәк булырлык! 🙌 Сокланырлык язмышлы, фидакарь хезмәт иясе Хабил әфәндене чын күңелдән котладым. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаиләсе белән тигезлектә тыныч көннәр күреп яшәвен теләдем. Юбилярны шулай ук "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова һәм җирлек ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова да ихлас күңелдән тәбрик итте.