🎬 Бүген «Әлифба» дәреслеге турында документаль-нәфис фильм премьерасы була.
🎬 Бүген «Әлифба» дәреслеге турында документаль-нәфис фильм премьерасы була. Фильмда 1965 елда беренче тапкыр басылып чыккан «Әлифба» дәреслегенең барлыкка килү тарихы, аны иҗат итүчеләр — педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитованың язмышы яктыртыла. Ир белән хатын дәреслекне биш ел дәвамында татар милли мәгарифе өлкәсендәге тәҗрибәгә нигезләнеп әзерләгән. ▪️«Әлифба»ны иҗат итүчеләрнең язмышы аша фильм татар халкының һәм аның туган теленең тарихын ачып бирә. Алты дистә елга якын вакыт эчендә әлеге дәреслек дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларга туган телен өйрәнергә ярдәм иткән. Аның гомуми тиражы миллион данәдән артып киткән, китап 42 тапкыр яңадан басылган. «Әлифба» шулай ук СССР төбәкләрендә туган телне өйрәнү өчен иң яхшы дәреслекләрнең берсе дип танылган. 🕰19:00 📺«ТНВ» телеканалында Интертат МАХта