Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә иң яхшы режиссер дип танылды!
Илгиз Зәйниев «Адәмнәр» спектакле белән Алматы фестивалендә иң яхшы режиссер дип танылды! «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Адәмнәр» спектакле Казахстанда «Almaty Puppet Festival – 2026» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү яулады. Фестивальнең йомгаклау тантанасы бүген булды. Театрның дипломын әлеге спектакльнең ике артисты – Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗахмәтов чыгып алды. Интертат МАХта