«Тыштан салкын – эчтән ялкын»: шагыйрь Булат Ибраһим дусларын иҗади кичәгә җыйды
«Тыштан салкын – эчтән ялкын»: шагыйрь Булат Ибраһим дусларын иҗади кичәгә җыйды Рәмис Латыйпов: «Иҗат кешегә яки Аллаһтан, яки шайтаннан бирелә, диләр. Булат белән танышкач, ул шундый гадәти кеше кебек тоела. Каян алып шундый шигырьләр яза соң ул дип уйладым. Иҗат ул төрле җирдән килә – кемгәдер Аллаһтан бирелә. Булатның шигырьләрен укыгач, алар күңелгә нур булып килә, бу шуның бер үрнәге. Аны тыңлагач, күңелгә рәхәт булып кала. Аларның гаиләсен күргәч, алар безгә нур өстәүче булуларына тагын бер инандым, чын татар гаиләсе. Аның исеме дә Булат – иң ныклы тимер, һәм бул ат, ул да эшли дә эшли». Интертат МАХта