Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 25 июня 2026 г.
Укучыларыбыз "Видимо-невидимо" уникаль театраль-педагогик проектында катнашып, професси... — 25 июня 2026 г. в 04:41:04.914
Укучыларыбыз "Видимо-невидимо" уникаль театраль-педагогик проектында катнашып, профессиональ иҗади командалар белән бергә "Ерак Мөслим" дип аталган спектакль сәхнәләштерделәр. Балалар белән 10 көн дәвамында танылган режиссерлар - Санкт-Петербург шәһәреннән Эльдар Изетов һәм Казаннан Талия Тухфатуллина эшләделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге проект республикакүләм җиңүгә ирешкән 3 мәктәптә генә тормышка ашырыла. Бүген алар үз иҗатларын Мөслим мәдәният йортында тәкъдим иттеләр. 26-29 нчы июнь көннәрендә яшь артистларыбыз әлеге спектакльне Казан "MON” театры сәхнәсендә уйнаячаклар. Алар өчен төрле күңел ачу чаралары да каралган. Балаларыбызга уңышлар телибез!

