Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 1 июля 2026 г.
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзамуратова Г. М. һәм 11 нче с... — 1 июля 2026 г. в 14:11:16.040
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзамуратова Г. М. һәм 11 нче сыйныф укучысы Хасанова Йолдыз бердәм республика имтиханын тапшыру уңаеннан КФУда узган мәгариф һәм фән министры И. Һадиуллин белән очрашуда катнаштылар. Аларга рәхмәт хаты һәм сертификатлар тапшырылды. Республика буенча барлыгы 79 укучы татар теле яки әдәбияты буенча имтихан биргән. Йолдыз татар телен 93, әдәбиятын 95 баллга биреп ике предметны да сайлаган укучыбыз. Ул быел барлыгы 5 имтихан бирде. Туган телгә булган мәхәббәтең сүнмәсен, Йолдыз. Сиңа алдагы тормышыңда уңышлар, яңадан- яңа үрләр яулап, куйган максатларыңа ирешеп яшәргә язсын.

