Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 15 июля 2026 г.
#мәгариф — 15 июля 2026 г. в 08:06:06.930
#мәгариф Ранис Гайсин киләчәген медицина белән бәйләячәген химия фәнен укый башлагач ук аңлый. Шуңа күрә 8-9 сыйныфларда аның нигезләрен ныклап үзләштерүгә игътибар бирә, 9 сыйныфтан башлап медицина классында белем һәм гамәли күнекмәләр алу аның әлеге юнәлешне дөрес сайлавына инану өчен тагын да зуррак этәргеч була. Бик күп укучыларына химия фәненнән имтиханнарда югары баллар тупларга ярдәм иткән (алар арасында Нәргизә Авзалова, Илина Бариева, Лиана Исмәгылева, Шамил Баянов бар) Венера Семенова үзе турында: “Табиб булырга хыяллансам да, укытучы һөнәрен сайладым. Булачак табибларның укытучысы мин!” – ди. Искиткеч тыйнак, аз сүзле мөгаллимә бүген үзенең уңышларыннан бигрәк укучысының белеменә ныграк сөенә. Гөлназ Җәлилова фотосы. Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 10 июль санында

