Культурный центр им. Я.Е.Емельянова
Лайфстайл
Загружаем канал…
Сайт использует cookie для работы и аналитики. Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в ПодробнееПолитике обработки данных и Правилах.
Лайфстайл
Россиядә халыклар бердәмлеге елы һәм 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан сабыйларга кызыклы уен-квест әзерлибез😍 Видеода - узган елгы бәйрәмнән күренешләр. Ә быел «Бердәмлекнең серле ачкычы» дигән квест булачак. Балаларны төрле милләткә багышланган тематик биремнәр, берсеннән-берсе кызыклырак уеннар һәм, әлбәттә, иң активларны бүләкләр көтә. 🗓️Вакыты: 3 июнь, 11:00 һәм 14:00 - үзегезгә уңайлы вакытка язылыгыз. ❗️Алдан язылу кирәк: 8-927-035-33-73 (Ангелина). Балаларга бәйрәм кәефе бүләк итик😍
1 майдан Казан-Чаллы маршруты буенча кабат метеор йөри башлады🚤 Рейслар атнага өч тапкыр – җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә оештырыла. Судно Казаннан 8:30 кузгала, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре аша 5-6 сәгатьтә Чаллыга килеп җитә. Рейсларны 30 нчы августка кадәр уздырырга ниятлиләр. Бу сәфәр вакытында Татарстанның тарихи шәһәрләрен күреп була. Метеорда сәяхәт итүчеләр өчен шәһәрләр буенча экскурсияләр программасы әзерләнгән. Мәсәлән, Чаллыга килүчеләрне, үзәк урамнан кузгалып, шәһәр тарихы муззена, «КАМАЗ»ның Визит-үзәгенә алып баралар, юл дәвамында гид Чаллының танылган урыннары турында сөйли. Чистай, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре буенча да шундый экскурсия маршрутлары әзерләнгән😍 💸Билет бәясе кайсы шәһәргә барудан тора. Ташламалар да каралган: — Пенсионерларга, студентларга…
Читать целикомБүген Ходайыбыз Иисус Христосның күккә күтәрелгән көне – Вознесение, православ динен тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе🕊️ Ул Пасхадан соң 40нчы көнгә туры килә. 🔻Даннаб жырлый торган кондакь: 6нчы кöй «Безне коткарырга куйылганны кылыб бетергяч, жирдягелярне кюктягеляргя кушылдыргач, эй Алла Христось, Син зур дан белян кюккя кютярелгян. Ӱзеҥ бездян ич тя айырылмыйчы, äр-чакта безнеҥ белян тороб Сине сöйöӱчеляргя äйткян: Мин сезнеҥ белян, сезгя карышы беряӱ дя тора алмас диб». 📜Иисус Христос терелеп торгач, җирдә кырык көн торган. Кырык көн эчендә ул өйрәнүчеләренә күренеп, сөйләшеп, аларга Күк патшалыгының җәшерекләрен аңлаткан. Пасхадан соң, Иисус Христосның терелгәненә кырыгынчы көнне апостоллар Иерусалимга җыелганнар. Иисус Христос унынчы тапкыр аларга шунда күренгән. «Сез…
Читать целикомТройсын - Җапрак бәйрәме җитә бит, карендәшләр!🌿 Бу бәйрәмнең үзенә генә хас матур җолалары бар. Бүген шуларның берсе - Ташкирмән керәшеннәренең Җапрак бәйрәме җоласы турында язабыз: 📝Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында троицын, ягъни яфрак бәйрәме көнне өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әбиләр «Кала башы» дигән урынга, тау өстенә җыелышып, үзенчәлекле җырлар җырлаганнар. Рәт-рәт булып тезелеп, кара-каршы басып җырлана торган бу җырлар изге булып санала, аларның сүзләрен үзгәртмичә, буыннан-буынга тапшырып киләләр... Бу җырларның сүзләре дә, көйләре дә бик үзенчәлекле, алар күп кешеләр тарафыннан башкарыла торган йола җырларының бер үрнәге, бер истәлеге булып торалар. Җырлар төрле исемдә йөртелә: «Без килдек», «Чи камыш», «Мәрийем», «Җембәки», «Җимчәчәк» һ.б. Җимчәчәк – яз көне суга …
Читать целикомС 1 мая 2026 года, спустя десятилетия перерыва, между Казанью и Набережными Челнами снова начали ходить регулярные скоростные суда! Современные «Метеоры» превращают дорогу в настоящее путешествие по Волге и Каме — с ветром, панорамами и комфортом ✨ 📅 Когда и как: Рейсы выполняются по пятницам, субботам и воскресеньям до 30 августа. Маршрут проходит через все туристические жемчужины республики: 📍 Казань → Чистополь → Нижнекамск → Елабуга → Набережные Челны (и обратно). 🚢 Что за суда: Современные «Метеор-2020» на подводных крыльях. Теплые салоны на 120 мест, полная безопасность, можно брать ручную кладь до 20 кг. Никакой тряски — только удовольствие. 💰 Что с ценами и льготами: Стоимость билетов зависит от дальности. Для пассажиров действует широкая система скидок: — Пенсионеры, студе…
Читать целиком☀Ару ял көннәре белән, карендәшләр!☀ 🍂Бүген 10 октябрь көнне Кече Покрау билгеләп үтелә! Бу көнне көзне озаталар, кышны каршылыйлар. Кече покрау көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Шулай ук бу көнне үлеләрне искә алалар. Бу көн уңаеннан Алексеевск якларында төшерелгән бу видеоны багып карагыз әле, карендәшләр! 😍 Ничек сезгә? ❤🔥 https://vkvideo.ru/video-196155235_456240030
🎶 В Доме дружбы народов Татарстана проходит отборочный тур Республиканского этнокультурного фестиваля «Наш дом — Татарстан»! В числе участников — вокально-инструментальный ансамбль «Тумар»! 🎤✨ Они достойно представили своё творчество на отборочном этапе. Теперь мы все с нетерпением ждём результатов и держим кулачки! 🤞❤️ Пожелаем ансамблю удачи и творческих побед! Пусть их музыка звучит ярко и находит отклик в сердцах зрителей и жюри!
Җомга иртәләрен ямьләндереп ару хәбәр алдык, карендәшләр! ☺ 🎤"Казансу" фольклор ансамбле «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең XI Халыкара фестиваль-конкурсында 2 нче дәрәҗә премия лауреаты дип табылды. 🤗 "Казансу" фольклор ансамблен, җитәкчесе Александров Павел Андреевичны чын күңелдән зур җиңүләре белән тәбриклибез💐👏 🏠Мәдәни үзәгебезнең фольклор ансамбльләренә алга таба да зур җиңүләргә ирешергә һәм безне тагы да матур җыру-биюләре белән сөендереп торырга язсын.🙏👏 📷Лилия фотосы.
🖼Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк "Алчүпрәгем челтәрле" ("Фартучек мой кружевной") фотокүргәзмәсен онлайн форматта тәкъдим итә. Төрле як керәшеннәренең традицион костюмнары белән танышырга килегез💫 Фотокүргәзмә 2027 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк. Мәдәни үзәкнең эш сәгатьләрендә килеп карарга мөмкин☺ 📷 Эльмира Шрыкова фотолары.
Җырлыйк әле, ди, җырлыйк эле, Җырлап ачыла, ди, күңел, шул. Җырлап ачылмаса, ди, күңел, Мәңг`ачылачак түгел! 🍂Хәерле иртәләр, карендәшләр!🍂 Эшләрегез уң, кәефегез шәп булсын 🙌
Бездә бүген кунак бар! Асыл карендәшебез, рәссам, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге члены - Максимов Илья Николаевич! 😍 Илья Николаевич Җырчы Җәкәү җорты белән һәрчак тыгыз хезмәттәшлектә! Бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, сүнмәс дәрт һәм яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз! 🙏