Бүген, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне дә🌸 — 1 июня 2026 г. в 11:22:59
Бүген, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне дә🌸 Тормышыбызда балаларның шат тавышлары, көлүләре һәрчак яңгырап торсын, сабыйларыбызның йөзләреннән беркайчан да елмаю китмәсен! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр, әти-әниләргә үстергән балаларының уңышларына сөенеп, игелекләренә куанып яшәүләрен телибез! 🎈3 июньдә балаларны Җәкәү җортына күңелле квестка чакырабыз. Балаларга бәйрәм кәефе бүләк итик🤗 Башлана: 11:00 һәм 14:00 сәгатьләрдә. Язылу өчен телефон: 8 927 035 33 73 (Ангелина). 🎈Ә җәйге каникул онытылмаслык тәэсирләр калдырсын дисәгез, балаларыгызны «Айбагыр» этнолагерена яздырыгыз. Смена 23 июльдән 9 августка кадәр Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» базасында үтәчәк. «Айбагыр»да 10-17 яшьлек балаларны көтәләр. Заявка формасын тутырып җибәрергә ашыгыгыз: https://forms.yandex.ru/u/6a021b7f49af47c939c1bc83/