Кичә Җәкәү җортында бик матур чара - «Сандугач сайрар җир» дип аталган концерт узды🎶
Кичә Җәкәү җортында бик матур чара - «Сандугач сайрар җир» дип аталган концерт узды🎶 Мәдәни үзәгебездә эшләп килүче «Казансу» (җитәкчеләре - Павел Александров) һәм «Тумар» (җитәкчеләре - Алина Ахметшина) ансамбльләре барыбыз да яраткан керәшен җыруларын башкарды. «Казансу»лар удмурт, коми, кырымтатар халык җырларын да, ә Павел Александров удмурт телендә җыр бүләк итте. Кичә беренче тапкыр Россиядә яшәүче халыкларның туган телләре көне дә билгеләп үтелде, безнең кичәбез бәйрәмгә ямь өстәде😍 Көзне менә шулай матур итеп каршы алдык. Киләсе очрашуларга кадәр☺️ 📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-196155235_311941059