🍁Җыр-моңлы көннәребез дәвам итә!
🍁Җыр-моңлы көннәребез дәвам итә! Күптән түгел Җырчы Җәкәү йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Җыру әйтәм, тыңлагыз» караоке кичәсе узды! Кичәдә ике дәртле команда көч сынашты: 💃Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Чулпы” 💃Балтач районы Югары Субаш авылыннан “Туганай” ансамбльләре Командалар төрле турларның биремнәрен үтәп, җыр-моңга мәхәббәт, тапкырлык һәм сәләтләрен күрсәттеләр! Рәхәтләнеп җырладык, көлдек, күңел ачтык! Кичә җылы, ихлас һәм чын-чынлап безнеңчә булды. 🎶 📹 Шушы матур фотоларга күз салып алыгыз 😍 📸 Күбрәк фотолар монда: https://vk.ru/album-196155235_312141576