🥧 Покрау бөккәннәре: балалар кулында — йола-гадәт җылысы 💫
🥧 Покрау бөккәннәре: балалар кулында — йола-гадәт җылысы 💫 Татарстан халыклары ассамблеясе канаты астында эшләүче күпмилләте Атнакөн мәктәбенең керәшен бүлегенең соңгы дәресе аеруча тәмле, җылы һәм күңелле иде! 🏡✨ Покрау бәйрәме уңаеннан безнең балалар дәрестә бу бәйрәмнең тарихы һәм йолалары белән таныштылар, ә аннары үзләре Покрау бөккәннәрен пешерергә өйрәнделәр. Бөккәннәр пешкән арада, балалар тик утырмадылар — керәшен җырларына биеделәр! 🎶💃 Шулай итеп, дәрес тагын да җанлы һәм күңелле булды. Кечкенә осталар бик тырыштылар: камыр җәйделәр, эчлек әзерләделәр һәм эшләренә күңел җылысын салдылар. Нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак булды — бөккәннәр бик тәмле килеп чыкты! Мондый дәресләр — гади кулинария осталыгы гына түгел. Бу балаларыбызны әби-бабаларыбыз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйләүче тере җеп. ❤️