Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 мая 2026 г.
💢“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли! — 19 мая 2026 г. в 08:59:47.603
💢“Урал батыр” эпосы телгә сөю тәрбияли! 📚 Шуңа да республика мәктәпләрендә аны өйрәнүгә һәм яшь буын арасында киңрәк танытуга аерым игътибар бирелә. Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Башкортстан һәм Русия халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча тәрбиячеләр, укытучылар, педагоглар зур хезмәт куя. Бу эшнең мөһимлеген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездында да билгеләде. Республика Башлыгы башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларның мөһимлеген, шулай ук, республика мәктәпләренең традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм башкорт телен популярлаштыруга зур өлеш кертүен ассызыклады. Ул, шулай ук, бу тәрбияви эшне балалар бакчасыннан ук башлау бурычы куйды. Башкорт телен популярлаштыруга һәм үстерүгә “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләрнең республика конкурсы да зур өлеш кертә. Ул 1999 елдан уздырылып килә, ә 2020 елдан халыкара статуска ия. Республика Башлыгының 2025 елның 30 маендагы Указы белән 8 июнь – “Урал батыр” эпосы көне буларак билгеләнде. “Урал батыр” эпосы – башкорт халкының телен, рухи көчен саклаган зур мәдәни мирас, күркәм хәзинә. Аның яшь буынны тәрбияләүдә, әдәп-әхлак төшенчәләренең асылын аңлатуда әһәмияте бәяләп бетергесез. Шуңа да эпосны өйрәнү, аны балалар арасында популярлаштыру елдан-ел киңрәк колач ала.

