Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 сентября 2026 г.
Башкортстанның 200 меңгә якын мәктәп укучысы Русия халыклары телләрен өйрәнә — 8 сентября 2026 г. в 15:28:35.993
Башкортстанның 200 меңгә якын мәктәп укучысы Русия халыклары телләрен өйрәнә Аерым тел дәресләренә барлыгы 196 меңнән артык укучы йөри. Иң популяр булып башкорт теле кала — аны 156,2 мең бала сайлаган. Татар телен 34,3 мең мәктәп укучысы, марый телен — 2,9 мең, чуваш телен — 2,2 мең өйрәнә. Тагын 595 бала удмурт теле белән шөгыльләнә. Рус теле төп укыту теле булып кала, ә башка телләрне балалар мәктәп программасы кысаларында өстәмә рәвештә өйрәнә. Мәгълүматлар Русия халыклары телләре көне алдыннан бастырылды, ул 8нче сентябрьдә билгеләп үтелә. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 12 полилингваль мәктәп эшли. Анда укыту башкорт, татар, чуваш, удмурт, марый телләрендә дә алып барыла. 2030нчы елга чаклы 16 полилигваль мәктәпкә кадәр киңәйтү планлаштырыла.

