Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 9 сентября 2026 г.
❗️Октябрьскида полиция машинасын яндырган кешене тоткарлаганнар.� — 9 сентября 2026 г. в 06:47:43.875
❗️Октябрьскида полиция машинасын яндырган кешене тоткарлаганнар.� 💢Аферистлар аркасында бик күп акчасын югалткан 1957 елгы ир җинаятькә барырга карар кыла. Ул 35нче микрорайон ихатасындагы хезмәт автомобиле янына килә, аңа ягулык катнашмасы сибә һәм ут төртә. 💢Оперативниклар ачыклавынча, пенсионер телефон мошенниклары корбаны булган. Ул аларга 700 мең сум акча күчергәч, барысын да тиененә кадәр кайтарырга вәгъдә иткәннәр, тик бер шарт белән - хезмәт автомобилен яндырырга. Һәм бабай, аларга ышанып, заказны үтәгән.😳 💢Хәзер аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.😢

