Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 23 мая 2026 г.
✅"Егорка" позывнойлы яугир-якташыбыз әле кыска вакытлы ялда һәм ни өчен пилотсыз очкычл... — 23 мая 2026 г. в 15:48:05.953
✅"Егорка" позывнойлы яугир-якташыбыз әле кыска вакытлы ялда һәм ни өчен пилотсыз очкычлар буенча белгечләр бүген фронтның чын элитасына әверелүен сөйләде. ✅"Һәр взводта дроннар белән эшли торган кеше бар. Бу инде ниндидер кыйммәтле нәрсә түгел, ә мөһим кирәклек", - ди «Егорка». Яугир белдерүенчә, технологияләр сугышларның нәтиҗәсен хәл итә. ✅Пилотсыз очкычлар - разведка да, удар көче дә, элемтә дә, утны турылап төзәү дә. Шуңа күрә БПЛА операторы бүген – бик кирәкле һөнәр. Аларны кадерлиләр, саклыйлар һәм өйрәтәләр. ✅Һәм тагын бер мөһим плюс: пилотсыз системалар бүлекчәләрендә хезмәт итү абруйлы гына түгел, ә чагыштырмача куркынычсызрак та санала. Операторлар алгы сызыктан ерак эшли – һәм шул ук вакытта максималь файда китерә.

