Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 11 июня 2026 г.
💢Хуш исле аштәмләткеч үстерәсезме? — 11 июня 2026 г. в 07:42:18.721
💢Хуш исле аштәмләткеч үстерәсезме? ✅Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аштәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аштәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерү тагын да күңеллерәк. ✅Кинзә — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен — аштәмләткеч итеп, ә җимешләрен икмәк пешергәндә кулланалар. ✅Майоран — итле ризыкларны тәмләтер өчен дә, эссе көндә чәй кебек томалап пешереп эчәргә дә бик тәмле үлән. Аның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аштәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. ✅Иссез әремнең яшь бәбәкләрен салатка кушалар һәм аштәмләткеч итеп тә кулланалар. Аның яфраклары — итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Шулай ук хуҗабикәләр бу үлән яфракларын кыяр, помидор тозлаганда да куллана. ✅Чабыр үләне дару үләне буларак киң кулланыла. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимон яисә бакча чабыр үләне яфракларын кулланалар.

