Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 июня 2026 г.
Максат — беренче бишлеккә керү! — 19 июня 2026 г. в 04:48:33.895
Максат — беренче бишлеккә керү! Республика вузлары илнең әйдәп баручы уку йортлары исемлегендә алдынгы урыннарны били Соңгы елларда республикада фәнне үстерүгә игътибар бермә-бер артты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2025 елның 3 мартындагы Указы нигезендә Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты оештырылды. Төбәкнең фән һәм мәгариф өлкәсен координацияләү һәм дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча төп бурыч аңа йөкләнгән. Комитет үз эшен Башкортстан Фәннәр академиясе (фәнни һәм эксперт-аналитик өлеше) һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәге (фән, мәгариф һәм бизнес интеграциясе) белән тыгыз хезмәттәшлектә оештыра. — Без республикадагы югары уку йортлары филиалларына ярдәм итүне һәм аларны ныгытуны дәвам итәчәкбез, — диде БАШКОРТСТАН БАШЛЫГЫ Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очрашуда. — Аерым игътибар башкала вузларына булачак. Безнең башкала ел саен 5-10 мең кешегә арта. Шул исәптән бу кече шәһәрләрдән һәм авыллардан укырга килүче студентлар исәбенә дә. Нәкъ менә монда барлык кирәкле шартлар тудырыла. Башкортстан галимнәре Русиянең технологик суверенитетын тәэмин итү буенча мөһим бурычларны хәл итә.Республика югары уку йортларында белем бирү процессын 4 меңнән артык преподаватель алып бара, аларның 15 проценты — фән докторлары, 57 проценты — фән кандидатлары.

