Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 16 июня 2026 г.
💢Кичен капка алдында да утырып булмый, черки сырып ала дип зарланасызмы, дуслар? Ах, у... — 16 июня 2026 г. в 05:24:41.102
💢Кичен капка алдында да утырып булмый, черки сырып ала дип зарланасызмы, дуслар? Ах, ул канэчкеч бөҗәкләрне! Быел аеруча күп түгелме соң алар?!😳 ✅Черкиләр кышка таба юк булалар, ләкин алар үлми, ә бары тик йокы халәтенә генә күчә. Кояш кыздыра, көннәр җылына башлау белән кузы эчендәге кортлар йөзәрләп һәм меңәрләп чыга башлый. Шунысы аптырата: йомырка салудан башлап черки чыга башлаганчы нибары 9-14 көн уза икән! ✅Черкиләр секундына 1000 тапкыр канат кага. Бу хәтәр усал бөҗәкләр бер ел эчендә халыкның 85 мең литр чамасы канын эчә. Дөньяда иң чыдам бөҗәк — Африкадагы су черкие. Ул минус 270 градус салкынлыктагы сыек гелий “ваннасы”на да, иң рәхимсез корылыкка да чыдый.

