Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 26 июня 2026 г.
✅Бөтенрусия балалар фольклориадасы тәмамлануга якынлаша. Бүген – фестивальнең өченче көне! — 26 июня 2026 г. в 05:40:52.608
✅Бөтенрусия балалар фольклориадасы тәмамлануга якынлаша. Бүген – фестивальнең өченче көне! ✅Сезне Фольклориаданың төп сәхнәсе янына — Совет мәйданына чакырабыз: ✅18:00дән 21:00гә кадәр — III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучылар концерты. Анда Русия төбәкләренең иҗади ансамбльләре һәм солистлары катнашачак, шулай ук фестивальнең ябылу тантанасы булачак. ✅21:00 дән 22:00 гә кадәр Фольклориада кысаларында тамашачыларга ZAINETDIN этно-шоу концерт программасы күрсәтеләчәк. ✅Концертта шулай ук «Модус» шоу-балеты, «Тамыр» телеканалының вокал студиясе, «Ассоль» үрнәкле вокаль-хореография студиясе, «Ирис» бию коллективы, Башкортстанның атказанган халык иҗаты коллективы, Калтасы районының Краснохолмский авылыннан үрнәкле кашыкчылар театры катнашачак.

